Нуриахмето Залия 14
***
Язмыш, язмыш..
Мин дә тәкәббер шул..
Каршы киләм һәрчак үзеңә
Адашсамда, ялгышсамда кайчак..
Курыкмыйча карыйм күзеңә.
Синдә мине өнәп бетермисең..
Шуңа сыныйсың да сыныйсың..
Син тәккәбер булсаң, мин явыз дип,
Усаллыгың бердә тыймыйсың..
Дуслашырга вакыттыр да инде..
Холык йомшарырга тиештер..
Без бит инде яшьләр түгел хәзер..
Әйдә бар көчеңне берләштер..
Язмыш, язмыш..
Әйдә, утырыйк та,..
Барлап чыгыйк узган елларны..
Ялгышларны, уңышларга төрик..
Искә алмыйк инде аларны..
Язмыш, язмыш..
Син усал, мин горур..
Беребезгә беребез торабыз..
Ни булсада, иңне иңгә куеп
Әкрен генә алга барабыз.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
17.12.2024 22:06
***
Бушка түгел бу дөньяда бернәрсә дә..
Үз бәясе билгеләнгән һәрнәрсәгә..
Шул бәяне түли белсәң генә..
Яшәрсең син шөкер итеп биргәненә.
Дуслыгы да мин - сиңа, син -миңа..
Барысы да алыш бирештән
Түләсәләр генә үз бәясен..
Тәм таба аласың һәр эштән.
Бушка түгел, бушка түгел бары..
Дөнья шулай бара электән,
Тормыш, язмыш, сагыш , үкенечләр..
Бәяләргә безне, бирелгән.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
15.12.2024 19:46
***
Картайсакта күңелләр яшь әле..
Бирешмибез әле елларга..
Без чыныгып, эшләп үскән токым..
Өйрәнмәгән җиңелеп еларга.
Төскә биткә яшь түгел әлбәттә.
Инде күптән әби -бабайлар.
Тик йөрәкләр әле һаман ярсу,
Күңел белән кызлар- малайлар..
Картлар диеп карамагыз безгә..
Без һәрвакыт сафта торабыз..
Бирешмибез әле картлыкка без..
Алга таба план корабыз!)))
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
1.10.24
01.10.2024 09:48
***
Вакыт юкмы, кәеф юкмы..
Әллә ялкаулык бастымы..
Бер нәрсәгә күңел ятмый,
Күзне томаннар яптымы..
Дөньям да шул, үзгәрмәде..
Бары җайда кебек, сыман..
Җаным гына тыныч түгел..
Ошамыймы әллә заман..
Заманы да шул ук инде,
Аның да бер гаебе юк.
Үзем шундый тынгысыз бер,
Хыяллар күп, дәрманым юк!))
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
27.09.2024 12:09
***
Гомер җәйләремне уздым инде..
Көзләремдә менә торамын..
Сыңар канатымны җилпи - җилпи,
Әкрен генә оя корамын..
Оям булсын тыныч, булсын җылы..
Кунакчыл да булсын дусларга..
Тәрәзләре һәрчак янып торсын.
Чакырып торсын түргә узарга..
Гомер көзләренең үз яме бар..
Тәме дә бар татып карасаң..
Зур бәхет ул яз-җәйләрне узып..
Гомер көзләренә җитә алсаң..
Күзләремдә төсләр сары түгел..
Сагышларны кертмим җаныма..
Көзләремнең төсе төрле-серле..
Тик матурлык тирә ягымда..
Гомер җәйләремне уздым инде..
Көзләреннән ләззәт аламын..
Дөнья ямен күреп, тәмен тоеп..
Әкрен генә яшәп ятамын.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
10.08.2024 10:21
***
Ятим йортның язмышы шул инде..
Туза бара еллар узган саен..
Ихатасын чүп үләне яулый..
Коймасы ава, җилләр иссә, тагын..
Кайттым менә, хәлен белим диеп..
Шыгырдатып ачтым капкасын..
Шайтан таяклары, миннән биек..
Көтмәгәннәр, минем кайтасын..
Чемоданым куеп юл ярамын..
Алар каршы - чәнчи, кадала..
Әйтерсеңлә ятим йорт сагышын..
Сыкрану ачысын миннән ала..
Аңлыйм да бит, йөрәгем дә әрни..
Җаным елый, үткәннәрне сагынып..
Тик нишлим соң, шулай язмыш мине..
Сыный, бер утка, бер суларына салып..
Юл ярамын, ап -ак күлмәгемә,
Тигәнәкләр ябыша шатланып..
Билчәннәре каклый аягымны..
Узам, терсәкләргә капланып..
Өй ишеген ачып, түргә узам..
Бары таныш, бары шул килеш..
Буш тынлыктан, хисләргә уралып..
Күңелемдә ага бер инеш..
Инеш айкый, чайкый дулкынында..
Бар җанымны минем актара..
Әйтерсең лә, мин кайткан хөрмәткә..
Ятим йортның җырын башкара..
Ятим йортның язмышы шул инде..
Туза бара, еллар узган саен..
Тик көтә ул , соңгы көнгә кадәр..
Кайтмый йөргән газиз балакаен..
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
18.07.2024 21:24
***
Ялгыш булдымы соң, язмыш булдымы соң..
Әллә ничек узды гомерләр.
Янып көюләрдән..
Өзелеп сөюләрдән..
Күңелләрдә калды күмерләр.
Йөрәк яраларын,
Вакыт дәвалармы..
Еллар юа алырмы эзләрен..
Хәтеремне барлап,
Киләчәккә карап..
Үткәннәргә юлым өзәмен.
Язмышым Ходайдан
Тормышым шомарган..
Гомер юлларыннан узганда.
Бар түмгәген барлап,
Үкчәләрне чарлап..
Яшим, диеп алга барганда.
Ялгыштан булдымы..
Язмыштан булдымы..
Минем шулай гомер итүем..
Сабыр булыйм диеп,
Сары күлмәк киеп..
Тик сине бәхетле итүем.
Зарланмый язмыштан,
Акланмый ялгыштан..
Өмет баглап алга барамын.
Бар көчемне туплап,
Ашыкмыйча атлап..
Киләчәккә юллар ярамын.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
05.07.2024 20:22
***
Туган як болыннарында Чәчәкләр җыйдым әле..
Сабыйдай бүген үземне..
Бәхетле тойдым әле..
Туфлиләрем салып атып,
Ялан аяк йөгердем..
Яңа чапкан печәннәрнең
Хуш исенә исердем.
Тургайлар җырын тыңладым..
Бирелеп хисләремә..
Әйләнеп кайттым яшьлекнең..
Айлы, тын кичләренә..
Җиләк җыйдым, сулар эчтем,
"Иске авыл " чишмәсеннән,
Юдым барлык сагышларны..
Исемә төшмәсеннәр.
Мин бүген туган ягымда,
Балачагым илендә..
Мин бүген шундый рәхәттә,
Бәхетлемен, кимендә.
Мин бүген бәхет, рәхәтнең,
Яңадан тоям барын..
Туган ягым кочагында..
Онытам дөнья зарын.
Болын чәчәкләренең дә
Язмышы төрле-төрле..
Җилләргә дә чишми алар,
Минем сөйләгән серне..
Туган як болыннарында Чәчәкләр җыйдым әле..
Күңелемнең, хисләр туплап,
Мөлдерәп тулган мәле.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
01.07.2024 14:53
***
Күк тишелгәнме соң ,
Ява да ява яңгыр..
Шулай явар өчен ,
Җитди сәбәп бардыр..
Галәм елый микән ..
Дөнья тормышыннан..
Бер мәгънәсез, чыккан..
Илләр сугышыннан..
Елый-елый шулай ,
Кисәтәме икән ..
Шуңа мәшхәрләрне
Күрсәтәме икән ..
Тик адәм затлары ,
Аңлар хәлдә түгел..
Нәфрәт томалаган
Алар күңел күген..
Җиргә яшен түгә ,
Ачырынып, галәм..
Аңа кушылып мин дә,
Кулыма алдым каләм..
Бәлки сүз булышыр..
Тынычлык урнашыр..
Сугышлар онытылып,
Халыклар дуслашыр..
Җирдә иген үсәр,
Күктә кошлар сайрар..
Кояш көлер һәрчак..
Кайчак яңгыр явар..
Дуслык күперләре..
Илдән илгә сузылыр.
Кызыл ефәк булып..
Озын юллар сызылыр..
Төрле телдә җырлар,
Дуслык җырын, халык..
Галәмдә урнашыр
Тынычлык, бәхет, шатлык.
Ә яңгыр һаман да,
Ява да ява шул..
Безнең гөнаһларны
Юадыр кебек ул..
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
10.06.2024 22:21
Язгы яңгыр
Мине яңгыр озата бара бүген,
Поезд тәрәзенә бәрелеп елый..
Аңа карап барып күзем тала,
Йокы баса,хәтта җаным оеый.
Яз гына әле,яңгыр әле көйсез..
Тирә якны болыт каплаган.
Вагонда да кемдер телефонда..
Кемдер бөтерелеп йоклаган.
Йокымсырап тәрәзәдән карыйм,
Бер-бер артлы кала шәһәрләр..
Урман -кырлар,елга-күлләр кала ,
Каеннар да әле шәрәләр...
Поезд гына чаба,берни күрми,
Аның табигатьтә эше юк.
Оча гына алга,әйтерсең лә,
Җәясеннән атылып чыккан ук.
Тәгәрмәчләр җырын тыңлый-тыңлый,
Мин уйларым барлыйм берәмләп.
Кирәклесен җыям бер йомгакка..
Кирәксезен ташлыйм бөгәрләп.
Яңгыр, елый- елый озата торгач,
Кинәт туктап калды кайдадыр.
Юылган тәрәздән күренеш матур,
Күңелемә хисләр туладыр...
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
11.05.2024 13:58
***
Синең белән йөргән сукмаклардан,
Үзем генә йөрим, моңланып..
Үткән мизгелләрне искә алып..
Йөрәккәем куя сызланып.
Сукмаклар да шул ук, борылмалы..
Алга чакырып, җәйрәп яталар..
Тик уйларым гына чуалышып..
Һаман үткәннәргә кайталар..
Мең кат узган сукмаклар булсада..
Һәр борылышта көтәм яңалык..
Моңсу күзләреңне юлга төбәп..
Көтәсеңдер кебек елмаеп.
Ялгыз йөрим таныш сукмаклардан..
Шул ук урман, шул ук һавасы..
Тик җан ятим, һаман сыкрый әле..
Дәваларын кайдан табасы..
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
29.03.2024 16:34
Сказочник..
Ты сказочник, да ты сказочник,
Твоим фантазиям нет конца...
Сказки твои так убедительны,
Лелеют и трогают женские сердца.
Ты пользуешься этим, своим положением,
Купаешься в сказке, как батюшка царь.
Сочиняя все новые свои сказки...
Раздаёшь каждой, как-будто бы в дар.
Сам, в своих сказках, играя роли...
И не король ты, и не принц.
Ты сказочник, ты просто сказочник,
Сколько же в тебе небылиц.
ЗАЛИЯ НУРИАХМЕТОВА
13.03.2024 12:35
Женская доля
Женская доля...
Коварная штука,
То счастьем забрызжет,
То наступает скука.
Слезы, обиды...
Горькие расставания,
В душе грезы, мечты...
Разочарования.
Женская доля,
Ты не выносима.
Сколько бабских судеб,
Ты, не выносила.
Кого возносила,
А кого в болото...
Женская доля,
А жить - то охота.
ЗАЛИЯ НУРИАХМЕТОВА
12.03.2024 20:16
***
Күңелемдә күбәләкләр уйный..
Әйтерсең лә оҗмах бакчасы..
Моңлы җырлар җырлый бүген җаным..
Йөрәгемә якын барчасы..

Шундый матур бүген миңа дөнья,
Шундый зәңгәр бүген күк йөзе..
Бөтен галәм елмаядыр кебек..
Кояш миңа елмая үзе..

Күңел күгем аяз бүген минем..
Бер болыт юк, исми җиле дә..
Мин бәхетле шулай матур итеп,
Яшәвемә туган илемдә.

Тыныч кына булсын туган җирем..
Газиз халкым булсын сәламәт..
Бозмасын иде тик, тормышларны..
Сугыш дигән ачы галәмәт.

Күңелемдә күбәләкләр уйный..
Тибрәләләр җилдә чәчкәләр..
Моңга тулып, нурларга күмелеп..
Һәркөн атса иде иртәләр.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
12.03.2024 11:43
Подписчики 1
Произведений
14
Написано отзывов
0
Получено отзывов
1
Подписки 2
©2024 Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Копирование запрещено!