Нуриахмето Залия 19
 

Ромашкалар җыеп кереп куйдым,

Ромашкалар җыеп кереп куйдым,
Матур булсын диеп өй түре..
Болытлы көн яктыргандай булды..
Нур сиптеләр гүя һәрбере.

Гади генә шушы ромашкалар..
Шигырьләрдә, җырда җырланган..
Күпме гашыйк җаннар таҗларында..
Өмет белән, гыйшкын юраган..

Ромашкалар, ап-ак ромашкалар..
Нур сибәсез, өмет бирәсез..
Күпме изгелекләр кылсагыз да,
Гади булып кала беләсез.
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
© Нуриахмето Залия
Залия, перевод нужен!
©2024 Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Копирование запрещено!